Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы киңәя

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы тагын дүрт компания белән тулыланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видебрифингта махсус икътисадый зонаның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдерде.

Шулай итеп, биредәге компанияләр саны хәзер 29га җиткән. Генераль директорның сүзләренә караганда, дүрт яңа предприятие тулы куәтенә эшли башлагач махсус икътисади зонада тагвн 470тән артык кешене эш урыны белән тәэмин итәргә юл ачыла. Компанияләрнең беренчесе идәннәр, металлдан, агачтан һәм минераль җепселләрдән эшләнгән түшәмнәр ясаячак, икенче җәмгыять нефть, газ сәнәгате өчен краннар җитештерәчәк, өченче компания исә таушалган шиннарны эшкәртү белән шөгыльләнәчәк, яңа резидентларның дүртенчесе ул икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерәчәк.
Хәзергә биредә 2800 кеше эш белән тәэмин ителгән, предприятиеләр 40 млрд сумлык продукция җитештергән.
Республика җитәкчелеге киләчәктә махсус икътисадый зонаның мәйданын ике мәртәбә киңәйтү турында да уйлый. Ул вакытта зона 120ләп компанияне сыйдырачак, 30 мең эш урыны булдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус икътисадый зона