АКШның иң яхшы университетларының берсе татар кичәсе уздырырга әзерләнә
Яңалыклар

АКШның иң яхшы университетларының берсе татар кичәсе уздырырга әзерләнә

Кичә башка милләт вәкилләрен татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла.

13  ноябрь көнне АКШның Йель университетында татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолаларына багышланган кичә узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Туктамышева хәбәр итте. 

  • Кичәне уздыруда Йель университеты Халыкара үзәге, уку йортының аш-су әзерләргә өйрәтү түгәрәге, "Татарстанның яшь илчеләре" программасы кысаларында Татар яшьләре форумы ярдәм итә.  

"Кичә башка милләт вәкилләрен һәм Америка халкын татар  мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Чарада 60 лап кеше катнашуы көтелә", - диде Ләйсән Туктамышева.  

  • Йель университеты - Гарвард һәм Принстон университетлары белән беррәттән АКШның иң зур югары уку йортлары исемлегенә кергән. Ул Американың Коннектикут штатының Нью-Хейвен каласында урнашкан. Биредә 2 меңләп  курс буенча 65 кафедрада белем алырга мөмкин. 

 


Нет комментариев