Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча түләмәгәннәргә штраф яный

Һәр елдагыча, ноябрь аеның өченче якшәмбесендә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю буенча референдум узачак. Әйтергә кирәк, Тукай районында әлеге салым акчасы, башка күрше районнар белән чагыштырганда азрак күләмдә җыела. Ә бит бу акчалар дәүләттән, бишкә тапкырланып, ягъни тагын дүрт өлеш өстәлеп, кире шушы авыл җирлегенә әйләнеп кайта. Халык үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, бу сумманы бары тик үз авылына яисә үз урамына гына да тота ала, яисә тулаем авыл җирлеге өчен дә юнәлтеп була. Һәр эш шушы җирлек кешеләре инициативасы белән башкарыла. Шулай да бу мөмкинлектән бар кеше дә файдаланмый. Таблицада кайсы авыл җирлегендә күпме салым җыелганлыгы күренә.

Моңарчы әле салым акчасын бирмәүчеләргә бернинди дә санкцияләр кулланылмый иде. Быелдан исә мондый кешеләрне административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Татарстан Республикасының административ хокук бозу турындагы Кодексының 2.6 маддәсе нигезендә, җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәүчеләргә штраф яный. Гражданнарга – 1000-2500 сум күләмендә, вазифадагы затларга – 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр һәм юридик затларга – 200 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр дә бер ел эчендә тагын административ җаваплылыкка тартылса, штраф суммасы арта: гражданнарга – 2500-5000 сум, вазифадагы затларга – 30-50 мең сум һәм юридик затларга – 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр. Административ хокук бозу турындагы беркетмәне исә авыл җирлеге башлыклары үзләре яисә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары төзи ала.
Шунысы да бар, үзара салым акчасы суд аркылы да алына ала. Чөнки җирле референдум карарлары нигезендә, үзара салым акчасы мәҗбүри булып тора. Һәм моны түләмәгән очракта, Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексының 122нче маддәсе нигезендә, түләнмәгән акчаларны алу турындагы суд карары чыгарыла.
Узган ел референдум 19 ноябрь көнне уздырылды. Авыл җирлекләре үзара салым акчасын 200-300 сум дип билгеләгәннәр иде. Бер авыл җирлеге исә 100 сум гына җыйды. Районда агымдагы елда үзара салым акчасы барлыгы 4 миллион сумнан артык тупланды. Шушы сумма яңадан авыл җирлекләренә 21 миллион сум булып кайта. Ә 2019 елгы салым күләмен авыл җирлекләре быел көз билгели һәм референдум көнендә – 18 ноябрьдә үзара тавыш бирү юлы белән кабул итә.

Авыл җирлеге

2018 елда
җыелган үзара салым акчасы

Планлаштырылган
сумманың ничә проценты җыелган

Әҗмәкәй

Бәтке

Биклән

Боерган

Борды

Иштирәк

Калмаш

Калмия

Кнәз

Комсомол

Круглое Поле

Күзкәй

Мәләкәс

Мусабай Завод

Түбән Суыксу

Новотроицкое

Сәмәкәй

Иске Абдул

Иске Дөреш

Теләнче Тамак

Шилнәбаш

Яңа Бүләк

477 800

202 300

228 500

152 400

112 400

99 500

200 100

88 500

211 700

120 000

462 900

254 000

365 850

143 700

255 000

181 700

80 600

117 400

86 200

219 100

121 000

87 300

83

69

100

95

100

100

100

60

34

100

100

100

59

100

86

53

84

100

100

90

72

100

Фото Әҗмәкәй авыл җирлегеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев