“Ак Барс” капкачысы Гарипов Төньяк Америкага күчәргә ниятли
Гариповка алмашка "Себер" белән контракты сезон ахырына кадәр булган Александр Салак килер дип фаразлана. Казан "Ак Барс"ы голкиперы Эмиль Гарипов карьерасын Төньяк Америкада дәвам итәргә уйлый. Ул команданы быелгы сезон тәмамлангач калдырырга мөмкин. Бу хакта "СЭ" яза. Гариповның "Ак Барс" белән контракты 2018 елның 30 апрелендә төгәлләнә. Быелгы сезонда капкачы...
Гариповка алмашка "Себер" белән контракты сезон ахырына кадәр булган Александр Салак килер дип фаразлана.
Казан "Ак Барс"ы голкиперы Эмиль Гарипов карьерасын Төньяк Америкада дәвам итәргә уйлый. Ул команданы быелгы сезон тәмамлангач калдырырга мөмкин. Бу хакта "СЭ" яза.
Гариповның "Ак Барс" белән контракты 2018 елның 30 апрелендә төгәлләнә. Быелгы сезонда капкачы командада даими чемпионатта 47 матч үткәрде (92 уздырылган гол, 93,1 процент кире кагылган) һәм 5 уен плей-оффта (8 уздырылган алка, 93,2 процент).
Гариповка алмашка "Себер" белән контракты сезон ахырына кадәр булган Александр Салак булыр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев