Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агуланудан сакланыгыз 

Ризык сәламәтлеккә файдалы булсын өчен аның экологик яктан чиста  булуы тиеш. Сәламәтлегебезгә куркыныч янамасын дисәк, ит һәм сөт эшләнмәләре, балык, яшелчә, җиләк-җимеш барлык таләпләргә җавап бирергә тиеш. Азык-төлекне тиешле урыннардан – санкцияләнгән урыннардан: сәүдә үзәкләре, базарлардан сатып алу – сәламәтлегебезне саклау чарасы да ул.              

Җәй җитү белән шәһәрләрдә сәүдә оешмаларыннан, базарлардан, ярминкәләрдән тыш та вак сату нокталары эшли башлый. Алар шәхси хуҗалыкта җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукцияләре, консервланган ризык, елга-күлләрдә тотылган балык һәм   азык-төлек белән сату итәләр. Бу төр сату – законлы түгел, шуңа да ул тыелган. Ләкин, халык сәламәтлеген куркыныч астына куеп урамнарда, кибет алларында, трассада – автомобиль юлларында ачык машинадан саткан яшелчә, җиләк-җимеш, азык-төлекне сатып ала. Стихияле рәвештә барлыкка кидлгән сәүдә «нокталарында»гы азык-төлекнең сыйфатын тиешле органнар контрольдә тота алмыйлар.
Санкцияләнмәгән урыннарда сату итүче кешеләр медицина тикшерүе (медосмотр) үтмәгән. Аларның тиз бозыла торган азык-төлекне суыткычта тоту мөмкинлеге дә юк. Димәк, температура режимы бозыла, ризыкны саклау шартлары үтәлми. Шуңа өстәп, азык-төлекнең сыйфаты һәм кайдан алынганы турында белешмәләре юк. Продукциянең кайдан китерелгәнлеген, сатучының сәламәтлеген контрольдә тотып булмый.
Роспотребнадзор санкцияләнмәгән урыннарда сатылган продукциянең эпидемиологик яктан куркыныч булуын искәртә. Санкцияләнмәгән сату урыннарында реализацияләнгән азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш инфекцион чирләр һәм азык-төлек белән агулануга (дизентерия, сальмонеллез, ботулизм һәм токсикоинфекция) сәбәп була. 
Тукталышларда, җир асты юлында, базарга керү юлы өстендә, кибет алларында, торак йортлар янында  ачык машинадан азык-төлек алудан тыелырга кирәк. Тагын шунысын да искәртәбез,  тиешсез урыннарда сату итүчеләрдән алган сыйфатсыз әйбер өчен, сатып алучы хокукын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә алмыйсыз. 
Үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйк, санкцияләнмәгән урыннарда сатыла торган ризыкларны сатып алмыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев