Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды

"Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды.  Быел анда Россиянең 42 төбәгеннән, шулай ук Төркиядән, Белоруссиядән, Көньяк Кореядан, Австралиядән һәм Нидерландтан 415 компания катнаша.

“АГРОВОЛГА” бер мәйданчыкта масштаблы экспозицияне, эшлекле форумны, 48 гектарда тәҗрибә-демонстрация кырларын берләштерә. Быел биредә 400дән артык компания катнаша, күргәзмәгә 15 меңләп  белгеч һәм Россия агросәнәгать комплексы җитәкчеләре килер дип көтелә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
“Механизаторлар “Трактор-шоу” төбәк  ярышларында трактор йөртү  осталыкларын күрсәтә алачаклар. Тәҗрибә кырларында 30дан артык компаниянең селекция казанышлары, күптөрле ашламалар  һәм үсемлекләрне яклау чаралары   тәкъдим ителәчәк”, - дип билгеләп үтте министр.
«АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә 100 мең кв.метрдан  артык күргәзмә үзәгендә һәм тирәсендәге  кырларда компанияләр  селекциядәге, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендә үз казанышларын күрсәтәчәк. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр  җитештерүчеләр 100 берәмлектән артык техника күрсәттеләр. Биредә шулай ук терлекчелек фермалары өчен җайланмалар, нәсел материалы, терлек азыгы, ветеринария препаратлары һәм башка бик  күп нәрсә  белән танышырга   мөмкин.
«АГРОВОЛГА 2022» да Тукай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фирмерлар, эшмәкәрләр актив каташа. Биредә алган тәҗрибә аларга үз эшләрен алып барганда ярдәм итәчәк.

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев