Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аграр яшьләр оешмасының эшчәнлегенә багышланган семинар үтә

Бүген район администрациясе бинасының утырышлар залында аграр яшьләр оешмасының эшчәнлегенә багышланган семинар үтә. Команда оешуга этәргеч булган факторлар һәм бердәм күмәк эш турындагы тренингны тренер Ксения Спирдонова алып барачак. Республиканың аграр яшьләр оешмасы рәисе киңәшчесе Илмира Сабирҗанова «2011-2015 елларда Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендәге яшьләр» һәм «ТРның аграр яшьләр оешмасы» темаларына...

Бүген район администрациясе бинасының утырышлар залында аграр яшьләр оешмасының эшчәнлегенә багышланган семинар үтә. Команда оешуга этәргеч булган факторлар һәм бердәм күмәк эш турындагы тренингны тренер Ксения Спирдонова алып барачак. Республиканың аграр яшьләр оешмасы рәисе киңәшчесе Илмира Сабирҗанова «2011-2015 елларда Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендәге яшьләр» һәм «ТРның аграр яшьләр оешмасы» темаларына багышланган презентация белән чыгыш ясаячак. «Авылларда социаль проектларның нигезе» темасына багышланган теоретик-гамәли семинарны яшьләрнең инновацион һәм профилактик программалары республика үзәге директоры урынбасары Анна Синеглазова алып барачак. Семинар ахырында районның аграр яшьләр оешмасы рәисен сайлап алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев