Агач та «үстерделәр», балыклар да үрчеттеләр
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар Татарстан поселогының үзәгендә «Тормыш агачы» дигән акция үткәрделәр. Ул тәмәке тартуга каршы көрәшне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Чарада катнашучыларга «Ике сәгать буш вакытыгызны нәрсәгә багышлар идегез?» дигән сорау бирелде. Алар җавапны яфрак итеп эшләнгән кәгазьгә язып, агачка беркетеп куярга тиешләр иде. Акциядә балалар...
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар Татарстан поселогының үзәгендә «Тормыш агачы» дигән акция үткәрделәр. Ул тәмәке тартуга каршы көрәшне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Чарада катнашучыларга «Ике сәгать буш вакытыгызны нәрсәгә багышлар идегез?» дигән сорау бирелде. Алар җавапны яфрак итеп эшләнгән кәгазьгә язып, агачка беркетеп куярга тиешләр иде. Акциядә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Бер сәгатьтән каен бик күп яфраклар «ярды». Аларда спорт белән шөгыльләнер идем, йолдызлар күзәтер идем, кызыклы фильм карар идем, тәмәке тартмый торган дуслар белән аралашыр идем, велосипедта йөрер идем, табигатькә чыгар идем, футбол уйнар идем дигән күп төрле җаваплар бар иде.
Сулыкларны саклау елы һәм бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне кысаларында поселокта «Елгаларга гомер бирик» дип аталган чара үтте. Акциянең төп максаты итеп яшь буында туган як экологиясенә карата җаваплылык тудыру, кече елгалар проблемаларына игътибарны арттыру куелган иде. Акция кысаларында балалар елгага кечкенә балыклар җибәрделәр, истәлеккә аларга исемнәр дә куштылар. Яшь экологлар бу балыклар турында сөйләп бирергә дә онытмадылар. Балыклар поселокта яшәүче Зәкәрия Баев ярдәме белән алынды, дип яза хәбәрчебез Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев