Узган ялларда коткаручыларга, Тукай районында яшәгән, авыл кешеләрен табу өчен, Боровец урманына ике тапкыр барырга туры килде. Урманда хәтта тавыш сигналлары белән аларны чакырып эзләп карадылар.
Коткаручыларга беренче югалу турындагы хәбәр ир кешедән килә, ул хатынын эзләвен, аның урманнан әйләнеп кайтмавын әйтә. Шалтыратучы хатынының Первомайка районында урманга китүен, анда инде дүрт сәгать чамасы вакыт йөрүен хәбәр итә. Коткаручылар берничә сәгать чамасы вакыт узгач кына хатын-кызны эзләп таптылар.
Эзләү вакытында коткаручыларга тагы югалган кешеләр турында яңа хәбәр килә. Бу юлы Боровецкое урманында сеңел белән абый ике бертуган адаша. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кабат урманны айкап чыгалар. Югалган туганнар төнлә генә табыла. Бәхеткә каршы алар исән-сау, сәләмәтлекләре ягыннан да зыян күрмәгәннәр. Адашучылар барысы да гөмбә җыярга барганнар икән.
Нет комментариев