Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әбиләр көне»н бәйрәм иттек

Яңа Бүләк мәдәният йортында «Әбиләр көне» («Международный День Тещи») бәйрәм чарасы булып узды.

“Әбиләр, әбиләр – современный әбиләр...” дигән җыр бар бит әле, ә безнең авылның әбиләре нинди микән соң?  Әби- диеп олы яшьтә булган хатын- кызларга дәшәбез бит, ә менә   кияүләре булган хатын- кызларга да әйтелә ич бу ягымлы сүз, кайсыбер  кияүләр арасында “Әни” диеп дәшүчеләр дә бар. Безнең Яңа Бүләк җирлегендә шактый икән “теща” исемен йөртүчеләр. Һәм менә ниһаять, әнә шул уңган- булган хатын- кызлар бәйрәм чарасына җыелдык. Флера Ханова пешереп “ кабак  кәнфитләре” ягьни цукаты, дип тә йөртәләр тәмле ризык алып килгән, әле кичәгә  килгән “әбиләр” белән  рецептын да бүлеште, Флера Әлмиева үзе бәйләгән төрледән - төрле башмакларын алып килгән, күргәзмәгә бүген  җибәрерлек, калган катнашучыларыбыз да буш кул белән килмәгән, кемдер кайнатма, кемдер төш, бәлеш пешергән. “Әбиләребез” бик оста икән бит безнең диеп уйлап куйдык , әле дә ярый килгәннәр бу чарага!


Ә  менә  үзләренең  моңлы,  күңелләрнең  һәрбер  “кылын”  кузгатырдай  искиткеч  татар  ретро  җырлары  белән  чыгыш  ясаган  ир- егет   җырчыларыбыз   Фирдәүс  Идрисов, Назир Гыймазетдиновларга  олы  рәхмәтләребезне  белдерәсебез  килә. Афәрин, егетләр! Әле  кичәдә  катнашучыларыбыз  ягьни  “Әбиләребез” үзләре  дә  гармунга  кушылып  рәхәтләнеп  җырлап  утырдылар, биеп  тә  алдылар. Билгеле соңыннан  чәй  табыны  янында  гәпләшеп күчтәнәчләр  белән  чәй  эчеп  тә  хушландык!  Искиткеч матур  һәм  истәлекле  кичә  булды  әле  бу  бәйрәм “Международный  День Тещи», ягъни    «Әбиләр көне»н киләчәктә  дә планга  кертергә  кирәк  икән  дигән  теләк  белән  таралыштык бу  кичәдән.


Дилбәр  Гыймазетдинова,
Яңа Бүләк авыл
/Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев