8 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез явым-төшемнәр булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3…+8 градус, көндез +10…+15 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев