6 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәр булмаячак, көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0дән -5 градуска кадәр булачак, урыны белән -9 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава +8…+13 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев