24 августта Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

24 августта Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

24 августта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез урыны белән көчле явым-төшем булырга мөмкин. Иртән һәм көндез  аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк. Көн дәвамында урыны белән җилнең тизлеге 15–20 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +9...+14 градус, республиканың көнбатышында +19 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев