21 апрельдә Татарстанда болытлы көн, яңгыр һәм юеш кар көтелә
21 апрель, сишәмбе көнне республика халкын болытлы һава торышы көтә. Төнлә яңгыр, кайбер урыннарда ул көчле дә булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре.

Иртән һәм көндез бераз явым-төшемнәр көтелә. Юеш кар явуы да ихтимал. Тизлеге 6–11 м/с җиткән җил башта төньяк-көнчыгыштан, аннары көньяк-көнбатышка исәчәк, кайбер урыннарда 15–18 м/с тизлеккә кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, кайбер урыннарда, бу бигрәк тә көнбатыш районнарга кагыла - 0..-2˚кә кадәр төшәр дип фаразлый синоптиклар. Көндез температура +2..+7˚ булачак. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев