Бүген республикада 28 градуска кадәр эссе булачак
Бүген, сишәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә синоптиклар.

Төнлә һәм көндез дә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, аерым урыннарда боз явуы ихтимал. Томан күзәтеләчәк.
Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан, 5–10 м/с тизлектә исә, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр җитә, яшен вакытында 15–18 м/с кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә температура +13…+18° тирәсе булса, көндез +23…+28 градуска кадәр эссе булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев