ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә, 12 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Республикада урыны белән яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +13…+18 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев