Яңалыклар

12 гыйнвардан ИнтехБанк кертемчеләре иминиятләштерелгән акчаларын ала башлый

«9 январьга Татфондбанкның Татарстандагы 98 мең кертемчесе иминият түләүләрен алды. Шулай итеп, банк-агентлар кайтарылырга тиешле акчаның 77,2 процентын түләде. Бу 35 млрд 767 млн сум дигән сүз», - дип белдерде ТР икътисад министры Артем Здунов. 12 январьдан «ИнтехБанк» кертемчеләренә дә иминият акчаларын бирә башлаячаклар. Бу эш өч банк-агентка - Саклык...

«9 январьга Татфондбанкның Татарстандагы 98 мең кертемчесе иминият түләүләрен алды. Шулай итеп, банк-агентлар кайтарылырга тиешле акчаның 77,2 процентын түләде. Бу 35 млрд 767 млн сум дигән сүз», - дип белдерде ТР икътисад министры Артем Здунов.
12 январьдан «ИнтехБанк» кертемчеләренә дә иминият акчаларын бирә башлаячаклар. Бу эш өч банк-агентка - Саклык банкына, ВТБ 24 һәм АК БАРС банкына йөкләнгән. Кем кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш - Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында 11 январь көнне билгеле булачак.

Нет комментариев