12 августта Татарстанда җылы, әмма яңгырлы көн көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бүген, 12 августта республикада болытлы һава торышы урнашачак.

Көндез һәм кичен республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр яварга, яшен яшьнәргә мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Көндез һәм кичен аерым урыннарда җилнең тизлеге 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк. Көндез республикада +21..+26 градуска кадәр җылытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев