11 сентябрьдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

11 сентябрьдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылытачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак.

Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән җилнең көчәеп, секундына 14 метрга кадәр җитүе мөмкин. Төнлә һава температурасы +2…+7 градус, көндез +18…+23 градус булачак.


Нет комментариев