1 сентябрьдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

1 сентябрьдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылы булачак

Көзнең беренче көне — 1 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан исеп, соңрак төньяк юнәлешенә күчәчәк. Аның тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы +8…+13 градус, көндез +18…+23 градус булачак.


Нет комментариев