1 июнь – Балаларны яклау көне
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм...
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз.
Бүгенге көндә районда замана таләпләренә җавап бирүче, бөтен яктан да камил шәхесләр тәрбияләүне күздә тоткан төрле программа һәм проектлар тормышка ашырыла. Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары төрле спорт ярышларында, олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Ана һәм баланы кайгырту ягыннан да зур эшләр башкарыла. Алда мәктәп укучыларын өч ай каникуллар көтә. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Ямьле җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен. Районыбыз авылларында яшәүче барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, ә аларның әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына бәрәкәт һәм иминлек телим.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев