Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Туган як җырчысы

Ил уллары Илгә хезмәтләрен Бирерләр дә, китеп югалырлар... – дип язган иде Мөдәррис Әгъләм. Бүген сүзебез нәкъ әнә шулай илгә хезмәтен биреп киткән, үзе китсә дә, татар әдәбиятында якты эз калдырган якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рәшит Гәрәй турында. Исән булса, 15 апрельдә аңа 92 яшь тулган булыр иде.

Рәшит Гәрәй улы Гәрәев Малтабар авылында игенче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Олы афәтнең беренче көннәрендә үк әтисенең һәлак булганын ишетә... Колхоз атларын көтү...Сабан сөрү... Почта йөртү – өйдән-өйгә хәбәр ташу – ә хәбәрләр төрле-төрле... Туган авылы Малтабар һәм урта мәктәпле Күзкәй авылы арасындагы яшьлек юллары... Иске Мәлкән һәм Тойгузино мәктәпләрендә укытучы булып эшләү... Экстерн тәртибендә Минзәлә педагогия училещесын тәмамлау... “Яшь Сталинчы” газетасының әдәби хезмәткәре... Совет Армиясе сафларында хезмәт итү... Ә күңелдә авылы кырлары... Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында уку еллары... Ә йөрәктә һаман авыл манзаралары...

Рәшит Гәрәй бөтен кальбе белән “авыл” шагыйре. Ул фәкать үзе яхшы белгәнне, үзе күңеле белән кичергәнне генә яза. Шуңа күрә авыл, авылның үткәне-хәзергесе, табигате, авыл кешеләренең авыр хезмәте, шатлыгы-көенечләре, бәйрәмнәре, гадәт-йолалары шагыйрь иҗатының һәм 20гә якын шигъри китабының төп эчтәлеген, асылын-рухын тәшкил итә. Мәсәлән “Атлар елый” дигән шигыренә күз салыйк:

Кырык бернең җәе искә төшә
Тугайлардан атлар кайтканда.
Кешеләр генә түгел, ул елны бит
Армиягә китте атлар да.
Аларга ул җиңел булмагандыр
Соң кат күрү туган җирләрне.
Кемдер шунда: “Атлар елый...” – диде
Һәм үзе дә үксеп җибәрде...
Йөрәккә кан сауган ул көннәрне
Оныта алмыйм менә бүген дә.
Яу кырында калган байталларның
Кешнәүләре колак төбендә.

Без һәр елны якташ шагый ребезнең туган көнендә, китапханәдә, аны күреп белгән авылдашларыбызны һәм шигырь сөючеләрне чакырып очрашулар оештырабыз. Шагыйрьнең үз куллары белән Күзкәй урта мәктәбе укытучыларына язган хатларын укыйбыз, истәлекләр белән уртаклашабыз. Китап күргәзмәсе янында һәркем үзе яраткан шигырен укый. “Мендәр”, “Бер уч арыш”, “Каен кистем” кебек шигырь ләрен һәр очрашуда укыйбыз. Чөнки монда әнисенә, дусларына багышланган юлларында доньяны, тормышны, кешеләрне өзелеп ярату чын Рәшит Гәрәйчә тасвирланган. Якташыбызның иң яхшы шигырьләрен укыганнан соң күңелеңнең бәхеткә дә, кайгыга да тагын да сизгеррәк булып калганын тоясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев