Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Волонтерлар Казан хәрби госпиталендә дәваланучылар өчен концерт оештырды

Тукай һәм Актаныш районнары активистлары Казан хәрби клиник госпиталендә дәваланучы хәрбиләрне барып күрде, анда шифаланучы сугышчыларга гуманитар йөк һәм туган якларының җылысын җиткерде.

Активистлар хәрбиләр өчен кечкенә, ләкин бик дулкынландыргыч концерт программасы әзерләделәр. Җанлы аралашу, таныш көйләр һәм чын күңелдән чыккан ярдәм сүзләре хәрбиләрнең рухи халәтен күтәрү өчен зур этәргеч булды.

Волонтерлар фикеренчә, хәрбиләр физик сәламәтлекләрен торгызу өстендә эшләгәндә, якташларының игътибары һәм кайгыртучанлыгы аларга тизрәк сафка басарга ярдәм итә.

Иҗади номердан тыш, кунаклар госпитальгә үз районнарында җыелган гуманитар ярдәмне дә тапшырдылар.

«Әлеге акциягә кушылган, хәрбиләргә ярдәм җыярга булышкан барлык авыл һәм район халкына зур рәхмәт белдерәбез», – дип хәбәр итә безгә Теләнче-Тамак авылынының мәдәният йорты режиссеры Раилә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев