Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлфия Когогина СВО зонасына гуманитар йөк җибәрде

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Бердәм Россия партиясенең «Эшмәкәрлек» проекты федераль координаторы Әлфия Когогина Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм конвоен тапшырды. Бу юлы йөкне җибәрү истәлекле вакыйгага — беренче КАМАЗ автомобиле конвейердан чыгуга 50 ел тулуга багышланды.

Когогина сүзләренчә, һәр гуманитар партия алгы сызыктагы ихтыяҗларны исәпкә алып формалаша. Йөк составы полк командирлары, хәрбиләрнең үзләре һәм частьләрнең конкрет сораулары нигезендә туплана.

Гуманитар конвойга сигез йөк һәм җиңел автомобиль, радиоэлектрон көрәш җайланмалары, квадрокоптерлар, автозапчастьләр һәм тәгәрмәчләр, металл һәм төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, йоклау капчыклары, окоп шәмнәре керде. Шулай ук якыннары юллаган посылкалар, хатлар һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүләкләр дә озатылды. Йөкнең гомуми авырлыгы 105 тоннадан артып китә, ә бәясе якынча 82 миллион сум тәшкил итә.

«Безнең батырлар барлык якташларга, аеруча камазлыларга, Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш һәм Тукай районнарында яшәүчеләргә ихлас сәламнәрен юллый. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, “Ростех” җитәкчесе Сергей Чемезов һәм, әлбәттә, “КАМАЗ” коллективына даими ярдәме һәм игътибары өчен аерым рәхмәт белдерәләр», — дип ассызыклады Әлфия Когогина.

Махсус операция башланганнан бирле Әлфия Когогина партия, Халык фронты һәм Татарстан эшмәкәрләре белән бергә гуманитар ярдәмне системалы рәвештә оештыра һәм аны шәхсән үзе алгы сызыкка илтеп тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев