Тукай районы волонтерлары СВО сугышчысына маскировка челтәрләре тапшырды
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Тукай районы волонтерлары СВО сугышчысына маскировка челтәрләре тапшырды

Биклән авылы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына озату өчен чираттагы маскировка челтәрләрен әзерләде һәм тапшырды.

Активистлар саклану челтәрләрен кыска вакытлы ялга кайткан якташларына тапшырдылар. Хәрби иптәшләрен һәм техниканы саклау өчен кирәк булган бу ярдәмне үзе белән алгы сафка алып китәчәк.

Авыл халкы үз батырлары белән чиксез горурлануларын белдерде һәм аларга барлык хәрби бурычларны уңышлы үтәп, исән-имин, җиңү белән гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

Фото Роза Әбделмановадан 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев