Теләнче-Тамакта «Күңел җылысы» волонтерлары ялдан соң яңадан эшкә кереште
1 август, Россия Кораллы Көчләренең Тыл хезмәткәрләре көнендә, Теләнче- Тамак авыл мәдәният йортында «Тепло души – Күңел җылысы» волонтерлар хәрәкәте активистларының чираттагы очрашуы узды. Яллардан соң узган әлеге беренче җыелыш волонтерлар өчен зур этәргеч булды һәм алдагы хезмәткә яңа көч бирде.
Очрашуның нәкъ менә Тыл хезмәткәрләре көненә туры килүе тирән мәгънәгә ия. «Күңел җылысы» хәрәкәтенә быел 4 ел тула — волонтерлар үз эшчәнлекләрен 2022 елдан бирле берөзлексез алып баралар.
Җыелышта катнашучылар отпусктан соң үзара фикер алыштылар һәм алдагы айларга зур эш планнары билгеләделәр. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм көнендә очрашу аларны җылылык һәм дәрт белән сугарды, алда торган бурычларны сыйфатлы итеп башкарырга яңа куәт өстәде.
Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ВК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев