«Татарстан» совхоз поселогы волонтерлары солдатларга ярдәм итә
«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә игелекле акция узды: активистлар хәрбиләр өчен үлән чәйләре ясады һәм киптерү өчен яшел суган әзерләде.
Бергә җыелуның төп максаты — СВОдагы хәрбиләргә ярдәм итү һәм тыл җылысын җиткерү.

Очрашуда активистлар хуш исле чәйләр әзерләде. Моннан тыш коры ашлар составына керәчәк яшел суган чистартылды һәм киптерергә куелды.

Мондый хәйрия чаралары авыл халкының бердәмлеген арттыра. Ир-егетләребезгә ярдәм итү традициясе алга таба да дәвам итәчәк.

Фото: Тукай районы китапханәләр челтәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев