«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә СВОдагы егетләр өчен коры ашлар әзерлиләр
Поселок китапханәсендә ярдәм оештыруның күркәм традициясе дәвам итә. Биредә атнага бер тапкыр авыл ханымнары җыелып, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен шифалы үлән чәйләре һәм коры ашлар өчен ингредиентлар әзерләү белән шөгыльләнә.
Авыл ханымнары дару үләннәреннән чәйләр ясыйлар, сарымсак сабакларын һәм укропны турап, эшкәртәләр. Бу яшелчәләр Кнәз авылында эшләүче кыр кухнясына озатыла.
Кнәздәге икенче бер волонтерлар төркеме исә әлеге киптерелгән ингредиентлардан туклыклы коры ашлар (харчо, дөге һәм карабодай) җыя. Бу бердәм хезмәт хәрбиләребезнең сугышчан рухын күтәрүгә һәм авыл халкының даими ярдәм кулы сузуына зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев