Нәниләр дә булыша
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Нәниләр дә булыша

МХОга нәниләр дә булыша. Яшьләр үзәгендә кызыклы мастер-класс оештырдылар. Бирегә Татарстан совхозы поселогындагы «Лебедушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар килде.

Алар махсус опрециядәге хәрбиләр өчен коры чәйләр һәм прәннекләр тутырырга өйрәнделәр. Бу файдалы һәм кызыклы процесс нәниләргә бик ошады. Кечкенә генә куллары белән шундый мөһим волонтерлык эшенә өлеш кертә алулары белән чын күңелдән горурландылар, – дип сөйләде Яшьләр үзәге җитәкчесе Алинә Шәкүрова.


Нет комментариев