Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Кече Шилнә авылы халкы СВОда һәлак булган якташлары истәлегенә кечкенә парк ясаган

Тукай районы үзенең тырыш һәм битараф булмаган кешеләре белән дан тота, алар өчен «бердәмлек» һәм «хәтер» төшенчәләре — буш сүз түгел. Кече Шилнә авылында башланган тарих моның ачык мисалы булып тора. Шушы көннәрдә безнең редакциягә Владимир Васильевич Подъячев шалтыратты. Ул сөйләшүнең беренче минутларыннан ук, зур илһам һәм күңел җылылыгы белән, авылдашларының игелекле башлангычы турында сөйләп китте: Киров урамында алар үз көчләре белән гаҗәеп бакча-парк булдырганнар. Бу чәчәк атучы почмакны авыл халкы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташларының хәтеренә багышлаган.

Безнең газета журналистлары да бу вакыйгадан читтә кала алмады. Бүген авыл халкын куандырып торучы әлеге мини-паркны үз күзләребез белән күрү һәм әлеге тере мемориалны карап-тәрбияләп торуга көн саен үз җаннарын салучы волонтерлар белән шәхсән сөйләшү өчен без Кече Шилнәгә юл тоттык.

«Биредә ташлар һәм алабута иде, ә хәзер наратлар үсә»

Проектның төп илһамландыручысы Владимир Васильевич Подъячев безне җирле мәктәп артындагы участокта каршы алды. Бүген биредә яшь агачларның пөхтә рәтләре һәм матур чәчәклекләр күз явын ала, әмма ел ярым элек кенә монда бөтенләй башка күренеш булган.

— Биредә ташландык җир участогы иде — гел таш, төзелеш чүп-чары һәм чүп үләне. Биек алабута басып киткән иде, куркыныч! — дип искә ала Владимир Васильевич. — Узган елның ахырында без биредә беренче өмәгә чыктык: чүп үләннәрен чаптык, чистарттык, участокны тулысынча тәртипкә китердек.

Тиздән бу изге эш тирәсендә бердәм инициатив төркем туплана. Владимир Подъячев белән бергә эшкә Анатолий Серебрин, Александр Подъячев, Валентин Костромин алына. Шушы авылның хатын-кызлар да әлеге изге эшкә актив кушыла — алар мемориалны төзекләндерү буенча иң җентекле хезмәтне үз өсләренә алалар.

Волонтерларга авылдашлары Ильмир Шәйдуллин да зур ярдәм күрсә. Ул техника алып килеп җирне культивацияли, булачак чәчәк түтәлләре өчен уңдырышлы туфрак китерә.

— Узган көз без чокырлар казып, ике рәт итеп 25 яшь нарат утырттык, — дип сөйли әңгәмәдәшебез. — Яз көне карыйбыз: кайберләре тамыр җәеп үсеп китә алган, ә берничәсе кипкән иде, аларны алыштырырга туры килде. Тагын биш алмагач утырттык. Безнең хатын-кызлар ун чәчәк түтәле ясадылар, өйләреннән орлыклар алып килеп, барысын да үзләре утырттылар һәм су сиптеләр. Участокта су өчен ике зур бочка да алып килеп куйдык. Җәйге эссе көннәрдә исә ике көнгә бер-ике тапкыр су сиптек, ә яңгырлардан соң үлән бик тиз үсә — без биш тапкыр территорияне тулысынча чабып чыктык инде.

Баштан волонтерлар бу мәйданчыкны бары тик матурлык һәм тәртип өчен генә төзекләндерә башлый, әмма эш барышында бу урын тирән мәгънәгә ия булырга тиеш дигән уй килә.

— Безнең хезмәтебезне нәрсәгә багышларга? Һәм без бу бакчаны махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылыбыз егетләренең хәтеренә багышларга карар кылдык. Алар бездә унлап кеше. Биредә матур транспарант куясы, аларның фамилияләрен язасы килә. Батыр солдатларыбызның ата-аналарына һәм якыннарына уллары турында хәтер саклануын шул рәвешле күрсәтәсебез килде,— дип планнары белән уртаклаша Владимир Васильевич. — Мин бу турыда җирлегебез башлыгы Гадел Даутов белән сөйләштем инде. Биредә пөхтә койма, каһарманнар исемнәре язылган хәтерле элмәтакта ясарга тәкъдим иттем, ә киләчәктә — бәлки, СВО сугышчылары хөрмәтенә кечкенә бюст та куярбыз. Бу — изге эш. 

Район газетасына мөрәҗәгать итү Владимир Васильевич өчен — эшкә яңа этәргеч бирү, җәмәгатьчелек инициативасына игътибарны җәлеп итү һәм, бәлки, туган авылыннан читтә дә фикердәшләр табу ысулы булып тора.

— Ни өчен мин сезне җәлеп итәргә булдыммы? Чөнки, бәлки, сезнең басма ярдәмендә биредә пөхтә генә койма тотып алу өчен спонсор таба алырбыз, — дип аңлата Владимир Подъячев. — Ниндидер эшмәкәр яки хәлле кеше өчен илле мең сум — кечкенә акча, ә безнең Кече Шилнә өчен бу зур бер игелек булачак. Ике-өч ел гына үтәр, наратлар үсеп китәр, алмагачлар беренче җимешләрен бирә башлар — биредә искиткеч гүзәллек булачак.

Төзекләндерү эшләре җәелгән Киров урамы авылдагы иң актив урамнарның берсе санала. Моннан тугыз даими волонтер чыккан, аларның күпчелеге — пенсионер ханымнар. Алар фронт өчен маскировка челтәрләре генә үреп калмыйча, яңа сквердагы чәчәк түтәлләрен дә көндәлек карап-тәрбияләп торалар.

Авылның инфраструктурасы да акрынлап үзгәрә. Үткән елны бу участокка су сузылды һәм юлга асфальт крошкалары җәелде, әмма активистлар киләчәккә өмет белән карый һәм тулы юл капламына өметләнә.

— Хәзер без бирегә асфальт салуларын сорыйбыз, чөнки асфальт ватыгы вакыт узу белән юкка чыгачак, — дип уртаклаша Владимир Васильевич. — Без бу мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировка мөрәҗәгать иттек инде. Әгәр агымдагы елда район башлыгы бу тәкъдим белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка чыкса, бәлки, асфальтны шушы сезонда ук салырлар. Югыйсә, юлны киләсе ел планына кертергә тиешләр. Өметебез бар.

Инициатив төркемнең планнарында — бу җанлы мемориалны буыннар арасындагы бәйләнешкә әйләндерү һәм аны патриотик тәрбияләү эше белән бәйләү. Владимир Подъячев мини-паркны берәр сыйныфка беркетүне сорап, җирле мәктәп директорына мөрәҗәгать итәргә җыена. Мәктәп укучылары өлкән буынга агачларны сугарырга һәм чәчәкләрне карарга ярдәм итә алыр иде. Өлкән волонтерлар үзләре дә объектны калдырырга җыенмый һәм аны даими контрольдә тотарга вәгъдә итә.

Без Владимир Подъячев белән сөйләшеп торган арада, яңа сквер яныннан Резидә Зәйнуллина үтеп бара иде. Журналистларны күргәч, ул да хис-тәэсирләре белән уртаклашты:

— Мин гел шушыннан үткәндә: «Бу гүзәллекне кем ясады икән?» — дип уйлый идем. Бу безнең Киров урамының актив кешеләре икән! Әлеге тәртипкә карагач, күзләр генә сөенә. Бу хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт! — дип, чын күңелдән соклануын белдерде ханым.

Үтеп баручыларның мондый җылы сүзләре — Кече Шилнә волонтерларының тырышлыгы бушка китмәвенә иң яхшы исбатлау. Җанлы мемориал үзенең төп бурычын үти дә инде: ул кешеләрне берләштерә, матурлык бүләк итә һәм тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев