Яшьләр үзәгендә СВОда катнашучы Алмаз Шигапов белән очрашу узды
Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Шигапов белән очрашу узды. Хәрби өенә кыска вакытлы ялга кайткан арада яшьләр белән аралашырга да вакыт тапты.

Алмаз Наил улы Шигапов Тукай районының Сосновый Бор бистәсендә туып-үскән. «Алмаз» кушаматы белән билгеле егеткә 25 яшь. Армиядә хезмәт иткәннән соң, ул контракт төзеп, Ватанны саклау өчен махсус хәрби операция зонасына киткән.

Очрашу вакытында хәрби егет хезмәт вакытында үзе белән булган истәлекле вакыйгаларга тукталды, хәрбиләргә очрый торган авырлыклар, бер-берсенә ярдәм итү, батырлык һәм патриотизм турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар өчен бу гади генә әңгәмә булмады, ә илгә тугрылык һәм ныклык үрнәген үз күзләре белән күрү мөмкинлеген дә тудырды.

Шул ук көнне «Кнәз кыр кухнясы» волонтерлары белән дә очрашу узды. Алар хәрбиләргә ярдәм күрсәтәләр. Сугышчыга һәм волонтерларга рәхмәт сүзләрен Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов һәм Тукай районы Советы аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин җиткерде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар яшьләргә илебездәге тыныч һәм имин тормышка нинди бәя хисабына ирешелгәнен яхшырак аңларга ярдәм итә. Хәрбиләрнең тормыш юлы яшь буынны уйланырга мәҗбүр итә, үз илен яратырга, аны кадерләп сакларга һәм Ватан сакчылары белән горурланырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев