«Добро.Центр» хезмәткәрләре СВОдагы хәрбинең әти-әнисе белән очрашты
Кнәз авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Илнурның әти-әнисе Ләйсән апа һәм Фәнис абый белән очрашу узды — авылдашлары аларга ярдәм сүзләре җиткерде һәм фронтка күчтәнәчләр тапшырды.
«Бүген безнең «Добро.Центр»да бик мөһим һәм дулкынландыргыч очрашу узды. Безгә Чыршылы авылыннан СВОда катнашучы хәрбинең әти-әнисе кунакка килде. Аларның уллары Илнур махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыкта хезмәт итә», – дип хәбәр итәләр безгә волонтерлар төркеме.

Очрашу барышында үзәк хезмәткәрләре һәм волонтерлар хәрбинең әти-әнисенә рәхмәт сүзләре әйттеләр, җылы теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук «Кнәз кыр кухнясы» (Князевская полевая кухня) командасы Илнур өчен коры ашлар салынган чираттагы посылканы тапшырды.
Фото: район яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев