Биклән укытучысы СВОдагы укучысына гуманитар ярдәм тапшырды
Фронтка Тукай районыннан 49нчы гуманитар йөкне озаттылар. Аны алгы сызыкка илтүче Вячеслав Виссарионов өчен бу сәфәр мәктәп елларына кайткандай дулкынландыргыч очрашуга әйләнде.
Калинино авылында туып-үскән хәрби Вячеслав Виссарионов чираттагы ярдәмне илтүне үз өстенә алды. Биклән авылы волонтерлары аңа 7 маскировка челтәре, 32 мендәр, матраслар һәм башка кирәк-яракны тапшырдылар.
Йөкне озату мизгеле аеруча истәлекле булды: Вячеслав үзенең мәктәптәге укытучысы Мөнирә Сәгыйровна белән күреште.

Укытучы бүгенге көндә волонтерлар командасында актив хезмәт итә. Район халкы якташларын даими хуплап тора һәм барлык хәрбиләрнең дә тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев