Батырлар гаиләсе һәм игелекле йөрәкләр: Тукай районында СВО сугышчысы белән очрашу үтте
Тукай районының Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасыннан отпускка кайткан якташыбыз — 25 нче армиянең 73 нче артиллерия бригадасы сугышчысы Рафаэль Ринатович Мухаметризин (позывное — «Хулиган») белән истәлекле очрашу булды.

Сосновый Бор бистәсендә яшәүче Рафаэль Ринатовичның гаиләсе — чын батырлар үрнәге: аның улы да бүгенге күктә Ватаныбыз иминлеген саклый.

Сугышчы туган ягына зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән кайткан. Ул 73 нче бригада командованиесе исеменнән «Князевская полевая кухня» волонтерларына Рәхмәт хаты тапшырды. Аерым тантаналы мизгел булып волонтер, һәлак булган батырыбызның хатыны Ләйсән Габдельнур кызы Абражееваны «Гуманитар ярдәм күрсәтүче» медале белән бүләкләү торды.

Очрашу ахырында волонтерлар сургышчыга фронт сызыгындагы егетләр өчен чираттагы гуманитар йөкне тапшырдылар. Якташларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм егетләребезгә исән-сау җиңү белән кайтуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев