Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Тукай районына 50 ел

“Риза, мулла абзый!”

«Күзкәй бик зур, аның турында озын-озак сөйләү мөмкин. Ләкин һәр авыл үзенең кешеләре белән данлыклы бит. Галимҗан ага Вәлиев үзенең “Күзкәем” дигән китабында алар хакында шактый бәян иткән. Аның рөхсәте белән, сезгә дә берничә гыйбрәтле хәлләр һәм кабатланмас язмыш ияләре турында сөйләп үтик әле», дип яза Вахит Имамов “Күзкәй авылы” дигән язмасында.

Күзкәйдә Каракаш атлы бик тә чибәр һәм бик тә чая бер кыз яшәгән. Ул күрше авылда бер-бер артлы үсеп килүче бертуган өч егетне күз уңына алып йөргән икән. Җае чыккан саен бизәнеп-ясанып, тегеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышкан. Ләкин менә өлкән егет Сәфиулла җаны теләгән кызны сайлап алган, аның артыннан уртанчысы Шәрифулла башлы-күзле булган. Хафага төшкән Каракаш төпчек Мотыйгулланы, барыбер дә, үзенә караттыруга ирешкән. Әллә Мотыйгулланың әти-әнисе, туганнары шикләнәләр инде, болар әүвәл Мотыйгулланы никах укыйсы мулла белән ялгыз көе генә сөйләштереп карарага ниятлиләр. “Ут борчасы” булган Каракаш-сылу өй эчендә чаршау артына качып кала. Мулла кияү буласы Мотыйгулла белән әңгәмә корганнан соң, “кызның ризалыгын сорашып килегез” дип, шаһитларны Каракаш янына озатмакчы була. Шулвакыт тәкатен югалткан Каракаш чаршау читен ача да:

- Сафиеннан да калдым, Шәфигы да күрмәмешкә салышты. Мотыйгыннан да коры калыр хәлем юк инде. Риза, мулла абзый, риза” – дип ярып салган, имеш.

Вахит Имамов “Күзкәй авылы”, Мәйдан журналы, 2/2008

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев