Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Тукай районына 50 ел

Пар балдаклардай түгәрәк тормыш

Мәүлидә Фәссәхетдин кызы белән Фәннүр Хәнәфи улы Кашаповлар Иске Байлар авылында ярты гасырдан артык бергә гомер итәләр. Кырык елга якын каенанасына килен хезмәте күрсәткән Мәүлидә ханым белән пар канатлы тормыш, үткәннәр һәм бүгенгебез хакында сөйләшкәндә балачагымдагы онытылмаслык матур манзаралар кинокадрлар сыман күз алдымнан үтте.

Әти-әниләрнең яшь, көчле чаклары. Башка авыллардагы туган-тумача, дус-ишләр сугым чорында кунакка йөрешә. Кошёвкаларда, тарантаста кышларын калын шәлләргә (безнең якта чана шәл дип йөртелә иде) уранып, кыңгыраулар чыңы астында туйга, кунакка барулары. Туй килә! Туй килә! – дип шунда берсе сөрән сала. Авылның барлык бала-чагасы урамда – шатланып туй каршылый, яшь парлар сибеп җибәргән кәнфит, вак акчаларны чүпли. Ишегалларындагы көчекләргә кадәр һау-һаулап бәйрәм авазына “үзләреннән өлеш кертәләр”. 

Шушы хакта искә төшереп: «Сезнең туйлар да шулай уздымы?»  – дигән соравыма  Мәүлидә ханым белән Фәннүр абый: «Әйе, туйлар яме атлар белән иде шул. Бизәлгән тарантас, кошёвкаларда килен төшерүләр. Болар – авылның үзгә бер яме булды. Авыл урамнары бала-чаганың көр тавышларына күмелеп, гөр килеп торыр иде. Кышларын пәлтә чабулары бозланып катканчы чана шуып, олырак малайлар кәшәкә сугып, битләребез кызыл алмадай булып өйгә кайтып керер идек. Уйлап карасаң, без бит уенга да, эшкә дә вакыт тапканбыз. Каралты-кура, йорттагы тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрне карарга да өлгердек. Мал астын чистарту, терлекләргә азык салу, җәен ишегалдын себерү, кышын кар көрәү – безнең өстә булды. Суны коедан ташыдык. Җәйләрен печән чабу, мал азыгы әзерләү, утын кисү-яру эшләрендә әти-әниләргә ярдәмләшү... Шулай эшләп, чыныгып үскәнгәме, нык, таза булдык. Бар иде күңелле чорлар. Әти-әниләрдән күрмәкче, без дә яшьлектә кунакка йөрештек. Туебыз тыйнак, матур булды. – Бүгенгедәй истә, 1975 нче елның 9 нчы ноябре иде ул – безнең кызыл туй көне. Бер авылдан булсак та, бизәлгән атларда килен төшерү йоласын үтәдек. Һай, ул чаклар! Җилдәй җитез, агымсудай йөгерек еллар булып үткән дә киткән, – дип моннан илле ел элек булган иң зур вакыйганы искә ала Фәннүр Хәнәфи улы Кашапов. Ана кеше өчен бала – иң газиз кеше. Мәүлидә ханым үзләреннән бигрәк кызлары Фәнзилә белән Нәзилә, уллары Илназ белән Алмаз хакында сөйләүне өстен күреп: – Дүрт балабыз – дүрт шатлыгыбыз. Барысы да башлы-күзле, гаиләле. Йөз аклыгыбыз дип әйтергә  хакыбыз бар. Фәнзилә – Күзкәйдә бухгалтер, киявебез Фирдәвес халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәт куя. Нәзилә Күзкәй мәктәбендә укыта. Эшен бик ярата, укучылары да ипле, олимпиадаларда катнашып призлы урын алалар. Илназ «Ярыш» авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесендә зоотехник. Алмаз – эшкуар. Өч балабыз авылда төпләнеп үз җирлегебезгә хезмәт итәләр. Бервакытта да балаларга: “Авылда кала күрмәгез”, – дип әйтмәдек. Шушы яктан, шушы туфрактан без һәм шушы җирлеккә тугры булып калдык», – дип сөйли сигезенче сыйныфны тәмамлауга туган авылында терлекчелек тармагында җиң сызганып эшләгән Мәүлидә Кашапова. 

                                        

Мәйдан тоткан ханым  

Яшь чагымда дүрт балабыз белән Сабантуйга баргач көрәшә идем, гер дә күтәрдем. Бил алышып җиңгәч атка салып тәкәне алып кайтам. Фәннүр: «Бу тәкә кайдан?» – дип сораган була, сүз җилеме өчен генә. – Сабантуйга бар да, көрәшмә дә икән?! Көрәшеп, батыр калдым! – дим текә генә итеп.  –Ул чакларда егәрле дә, йөрәкле дә булганмын, – дип уенын-чынын кушып сөйли мәйдан тоткан ханым. – Без бала вакытта Иске Байларда башлангыч мәктәп бар иде. Бишенче сыйныфтан Күзкәйгә йөреп укыдык. Җәяү йөрү, чаңгыда шуу сәламәтлек өчен яхшы булган, көч өстәгән. Хәзер буш вакытымда башмаклар бәйлим. Газета-журнал, китап укырга яратам. «Якты юл»ны чыга башлаган вакытыннан бирле алдырабыз, элек әти-әниләр һәр елны яздыралар иде. Шул гадәтне дәвам итәбез. Район газетасын һәр гаилә алдырырга тиеш. Туган җиребез, халкыбызның тормыш-яшәеше белән кызыксынып, уңышларыбызга сөенеп, борчуларны уртаклашып яшибез. Ватан азатлыгы өчен көрәшүче солдатлар исән-имин туган якка җиңү белән кайтсыннар. Бөтен дөньяда тынычлык булсын, – диләр илдә барган вәзгыятьтән читтә калмауларын белдереп.   

«Сыйпарга ярыймы?»

Мал җанлы кеше миһербанлы була, диләр. Бу гаиләдә мал җанлы кешеләр яши. Элегрәк Кашаповлар күпләп мөгезле эре терлек асраганнар. Бүгенгесе көндә сарык тоталар, тавык-кош асрыйлар. Фәннүр Хәнәфи улы Кашапов атларны аеруча нык ярата икән. «Абзардагы иң кадерле мал – ат! Аны мин күңелемә ял булсын дип асрыйм. Бигрәк акыллы бит алар. Күз карашыннан аңлый торган җан ияләре. Җәйләрен Күзкәйгә ат җигеп барам, урамда бала-чага сәпиттә элдертә. Ат белән килеп керәм Күзкәй урамына... Бала-чага сәпитеннән “коелышып” атымны уратып ала. Бик кызыксыналар малкай белән. Арада: “Сыйпарга ярыймы?” – дип ат белән якыннан танышырга теләүчеләре дә була. Аннары арбага утырып урам әйләнәбез. Бала күңеленә күп кирәкмени?! Шатланалар. Гомер буе атлар яраттым. Күзкәйдә яшәүче улыбыз да ат асрый. Безнең халык гомер-гомергә ат тоткан, – дип атлы йорт, каралты-кураның үзгә яме хакында сөйли Фәннүр ага. 
                         

Әти-әни фатихасы – бәхеткә юл ача

 – Ике яктан да әти-әнине карап-тәрбияләп, бөтен шартын китереп соңгы юлга озаттык. Мин килен булып төшкәндә каенанамның биеме дә исән иде. Кәрамниса – олы каенанам, мин килгәч ул сигез ел яшәде. Маһикамал каенанам белән кырык елга якын бергә яшәдек. Беркайчан телгә килмәдек. Балалар караулы булды. Мәктәптән кайтуларына ашарга әзерләп торды. Әти-әниләрне кадерләсәң үзең дә хөрмәтле буласың. Каенанам белән каенатам һәм үз әтием белән әниемне тәрбияли алуыбызга сөенәм. Без көне-төне колхоз эшендә. Сарыклар карадым, сыер саудым. Соңгы елларда, пенсиягә чыкканчы Фәннүр белән бозаулар тәрбияләдек. Әйе, тәрбияләдек. Аларны бит бала караган сыман итеп үстерергә кирәк, – дип яратып сөйли эше хакында Мәүлидә Кашапова. – Ул чакларда авылда атлар конюшние бар иде. Егермеләп атны да карадым әле мин, – дип тыйнак кына сүзгә кушыла Фәннүр абый.

Бу җирдә без кунак кына!

Гөлгенә Гайнетдинова – Иске Байлар авылы фельдшеры. Әлмира Ситдыйкова аның ярдәмчесе. Ул авыл мәдәният йорты директоры вазыйфасын да башкара. Авылда үткәрелә торган мәдәни чара, бәйрәмнәрне уздыручы ханымнар Иске Байларның тоткасы дип әйтсәк тә ялгыш булмас. «Якты юл» кызларын, ягъни безне елмаеп-яктырып каршыладылар, шушы кечкенә дә төш кенә авыл хакында рәхәтләнеп сөйләп тә алдылар: «Матур итеп яшибез. Мәүлидә апа белән Фәннүр абый аралашу өчен бер дигән кешеләр. Ачык йөзле, кунакчыл кешеләр. Бу җиргә кунакка гына килгәнбез. Шул вакытны файдалы, күңелле итеп уздырырга, дус-тату һәм ярдәмләшеп яшәргә кирәк», – диләр. Мәүлидә апа Гөлгенәгә рәхмәтле булуын белдереп:  – Фельдшерыбыз төн дими, бәйрәм дими – һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Бервакыт бик нык авырып киттем. Төн уртасы иде. Тиешле вакытында укол ясалгач аңыма килдем. Инсульт, инфаркт дигән авырулар бик мәкерле. Авыр хәлдә калган кешегә үзвакытында укол ясалса, тиешле ярдәм күрсәтелсә кеше бу авыруга дучар булмыйча кала. Монысын үземнән чыгып әйтәм. ФАП эшләп торсын, кызларыбыз сау-сәламәт булсыннар, – дип изге теләкләрен белдерә.  
***
Үз вакытында мәйдан тоткан – бил алышкан Мәүлидә ханым белән атлар яратучы Фәннүр абыйның яшьлекләрен, көчле-егәрле чакларын сагынулары, бүгенге тормышларыннан канәгать булулары – бәхетле гомер кичерүләрен дәлилли. Үткәннәргә шөкер итеп, бүгенгегә канәгать булып яшәүче гаиләнең гомере озын булсын!  

ФОТО//    Гөлгенә Муллакаева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев