Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Тукай районына 50 ел

Без тарихның төбеннән күтәрелдек

Тукай районы Ватан картасында 1976 елның 20 апрелендә генә пәйда булды. Ул әле булса республиканың иң яшь районнары исәбендә йөри.

Аны яңа кала төзүчеләрне һәм әле кичә генә пәйда булган гигант КамАЗ эшчеләрен азык-төлек белән тәэмин итү өчен оештырганнар иде. Ләкин без үз районыбызга каяндыр “күктән” яки “Кремльдән” төшерелгән район итеп кенә карамыйбыз. Ул элеккеге Чаллы районы җирлегендә кабат калкып чыкты һәм, әлбәттә инде, шушы төбәк тарихын дәвам итә иде.

Ә Кама буе – ул КАМАЗ төзелеше генә уятып җибәргән, аңа чаклы ниндидер “мәрт” йокысына бирелгән як түгел. Инде 18 гасыр уртасында ук бүгенге Тукай районы составына кергән Олы Шилнә, Иштирәк, Сарайлы авылларында бакыр кою заводлары булган. Нәкъ менә шуларда туплар коя-коя, Пугачев явына кушылган безнең бабаларыбыз Минзәлә каласын 4 ай буе камалышта тоткан. (Сүз уңаеннан өстәмичә булмый: Зәй һәм Алабугадан Минзәләгә таба үткән чакта “Әби патша” карательләре 22 татар авылын нәкъ менә безнең Тукай районы территориясендә “тезләндереп”, ә Ерыклы кебекләрен нигезенә чаклы яндырып киткәннәр). Ижау, Воткинск, Яңа Әүҗән заводларына беркетелгән һәм яртышар ел буена шунда барып эшләргә мәҗбүр ителгәнгә күрә, безнең райондагы Шилнә, Боровецкое, Круглое Поле, Афанасово авылы крестьяннары да инде 1760 елларда ук “пролетариат” тәрбиясе күргән. 1800 елда бөтен Минзәлә өязендәге поташ (сабын, парфюмерия ясау өчен кирәкле селте әзерләү) заводлары 33кә җитсә, аларның күпчелеге нәкъ менә безнең райондагы Гәрдәле, Борды, Бордыбаш авылларында эшләп килгән. Хәтта тоз булып тозны да инде 1760 еллардан бирле барча тирә-якка Чаллы янәшәсендәге Бәтке пристаненнән торып таратканнар…

Таһир Хөрмәтуллин, Тукай районы хакимияте башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев