Язгы ташу чорын имин үткәрик!
Быелгы яз үзенчәлекле – кыш карга бай булды. Кар – мул уңышка нигез булса да, яз җиткәч аның кайбер көйсез яклары да бар. Кар, боз эрегән, язгы сулар ташып аккан чагында кеше тормышына куркыныч янаган очраклар булгалый. Менә шундый күңелсез хәлләрне кисәтү, бәла-каза булдырмый калу максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә язгы ташу чорында халыкның тормыш иминлеген саклау буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру буенча карар чыгарды.

Район хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев җирлегебездә язгы ташу чоры имин узуын тәэмин итү буенча күрсәтмәләрен бирде. Язгы су ташу чоры бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез узсын өчен авыл җирлеге башлыклары, юл һәм торак-коммуналь хезмәте оешмалары һәм идарәләре, социаль-мәдәни юнәлештәге учреждениеләр, оешма җитәкчеләре язгы ташуга әзерлек эшләренә зур игътибар бирергә, үз вакытында тиешле чараларны күрергә тиеш булуларына басым ясады.
Районда 6 март көнне гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм куркыныч хәлләр булдырмау буенча комиссия утырышы уздырылды.
Тукай районы язгы ташуга әзерлекне февраль аенда ук башлады. Шушы хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов белән сөйләшәбез.
– Линар Нурисламович, бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә – су басу, язгы ташуга әзерлек һәм шушы чорда җирлегебездә яшәүче халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл итү бурычы тора. Район башлыгы, сез бу проблеманы даими рәвештә күзәтчелек астына алып, тикшереп торасыз. Безнең районда ситуация яхшы дип әйтергә буламы?
– Районда ситуация контрольдә, стабиль дип әйтергә була. Район башлыгы Камил Нәҗмиев эшлекле киңәшмәләрдә язгы ташу чорын имин үтү буенча кат-кат искәртә, эшлекле күрсәтмәләрен бирә. Без, үз чиратыбызда, бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез.
Безнең районда 47 ГТС (гидротехник корылма) бар. Шуларның өчесе тулысынча ачып куелды. Районыбызда су объектларындагы, (сулыклардагы) су дәрәҗәсен – суның артуын яисә кимүен күзәтү өчен вакытлыча гидрологик күзәтү постлары оештырылды. Ассызыклап әйтәсем килә – барлык гидротехник корылмаларның торышына аеруча зур игътибар бирәбез.

– Язгы су ташу чорының кеше белән бәйле булмаган шартлар да бар. Мисал өчен табигать көйсезлекләре?
– Язгы су ташуларның хәвеф-хәтәрсез үтүе табигый факторлар белән дә бәйле. Уртак сөенечкә, һава торышы уңай килеп тора – көндез 5-6 градус җылы, төнлә 1-2 градус салкын. Бу – безнең өчен кулай, чөнки кар, боз тиз эреп, ярсулы ташкын булмый дип әйтәсем килә.
Авыл җирлекләре башлыкларына, подрядчы оешмаларга, идарәче компанияләргә һәм ТСЖларга су басу куркынычы булган торак пунктларында карны вакытында чыгару эшләрен көчәйтү бурычы куелды.
– Гидротехник корылмаларның бүгенге көндәге халәте турында аерым тукталсагыз иде.
– Без һәр көнне авыл җирлекләрендәге гидротехник корылмаларны тикшереп, күзәтеп торабыз. Безнең район җирлегендә Новотроицкое авылынан агып үтүче Челнинка елгасы һәм (7 буа) Комсомол поселогы буасы һәм Шилнәбаш, Борды, Никошновка, Мәләкәс, Җәйләү, Теләнче-Тамак авылларындагы буалар аеруча күзәтүгә алынды. Хуҗасыз һәм авария хәлендәге буалар контрольдә. Бүгенгесе көндә бу сулыклар ташып су басар дигән куркыныч янамый – халык тормышы иминлеген саклау максатыннан хуҗасыз буаларның сулары җибәрелде (агызылды). Суның арту-артмавын ныклы контрольгә алдык – гидропостлар булдырылды.Челна елгасы буендагы бакчачылык ширкәтендә су басу куркынычы булганда халыкны куркынычсыз җиргә урнаштыру мөмкинлеге бар. Кече Шилнә авылындагы Шилнә елгасын күзәтеп торабыз. Язгы су ташуны имин үткәреп җибәрү буенча халык белән аралашып аңлату эшләре алып барабыз. Шунысы сөенечле халык белән сөйләшкәндә үзара килешү-аңлашу (уңай диалог) бар.

– Көтелмәгән хәл булса, ягъни су басса, Тукай районы халкы кайда, кемгә мөрәҗәгать итә ала?
– Җирлегебездә яшәүче халык Тукай районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала. Без су басу фактын дәлилләргә тиеш булабыз. Су ташу мәсьәләсе буенча җаваплы хезмәткәрләр район башлыгы таләпләрен истә тотып үз вазыйфаларына җаваплы караган очракта андый хәлләр булмас дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев