Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тирәбездә яхшы кешеләр

Язмыш сынаулары күп төрле

Чын хисләр сынаулар белән тикшерелә, диләр. Бәхетле тор- мыш мизгелләрен һәм якын кешеңне югалту кайгысын бу гаилә татыган. Сосновый Бор поселогыннан Гайнетдиновлар Минедөлфәт һәм Нәсимә алтын туйларын билгеләп үттеләр.

- Мин тумышым белән Актаныш районыннан, хатыным - Азнакайдан, ә бер-беребезне Чистай җирендә таптык, - дип башлады сүзен гаилә башлыгы.

Минедлөфәт, армиядә хезмәт итеп кайткач, җирле совхоз-техникумга укырга килә. Ә Нәсимә исемле яшь, чибәр кыз, язмышын медицина белән бәйләргә карар кылган, Чистай медучилищесы студенты булган.

- Без җирле мәдәният сараенда таныштык. Мин театрда катнаштым, ә минем булачак ирем баянда уйный иде. Күрәсең, ошаткандыр Минедөлфәт беренче булып сүз башлады, аннары очрашырга тәкъдим итте. Менә шулай дусларча җылы мөнәсәбәтләр башланып китте. Минедөлфәт - ихтыярлы, тәвәккәл ир кеше. Диплом алган көнне ул мине димләде, - дип сөйли Нәсимә ханым елмаеп.

Аның әти-әнисе мине бик яхшы каршы алдылар.

- 1973 елның 30 апрелендә ЗАГСның Азнакай бүлегендә никахыбызны теркәгәннән соң, без Ижевскига киттек. Анда минем әнинең абыйлары яши иде. Мин хәрби частька баш энергетик, соңрак - механик булып урнаштым. Нәсимә сәүдә техникумына укырга керде, икътисадчы, баш хисапчы булып эшләде, - диде Минедөлфәт.

Бер елдан соң кызлары Зөлфия дөньяга килә, ә 1976 елда - гаилә горурлыгы, улы Айрат туа. Удмуртиядә 15 ел яшәп, Гайнетдиновлар туган ягына кайтырга карар кылалар, Чаллыда фатир сатып алалар.

- Балалар мәктәптә бик яхшы билгеләренә укыдылар. Зөлфия бөтен фәннәр буенча да өлгерә иде, бигрәк тә аны математика укытучысы мактады, ә Айратның девизы «спортсыз бер көн дә» иде. Ул ярышларда катнашып бик күп грамоталар, медальләр, вымпеллар яулады. Айрат узган елның 25 сентябрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булды Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәрендә, - диде Минедөлфат кайгылы хисләргә бирелеп.

Айрат Гайнетдинов Россия армиясенә контракт буенча 2022 елның 1 маенда китә. Башта Оренбург янында хезмәт итә, ә аннары махсус операция зонасына җибәрелә.

- Чакырылыш белән беренче тапкыр армиягә алынгач, улыбыз разведчик-дозиметрист иде, ул Байкал арты округында да хезмәт итте. Яхшы хезмәт иткәч, командованиедән рәхмәт хаты да килде. Армиядән соң газ электро-сервисында эшләгән, ә соңрак сантехника сату буенча үз фирмасын булдырган.

- Улым белән саубуллашырга халык күп килде. Туганнар, дуслар, авылдашлар. Беләсезме, ул бик игелекле, ярдәмчел иде, - диде Минедөлфәт Гайнетдинович.

- Аның дуслары Рәзиф, Алмаз, Сергей, Равил һәрдаим безнең янга килеп йөриләр, сәламәтлегебез белән кызыксыналар, берәр ярдәм кирәкмиме, дип сорыйлар. Аларга һәм гаиләбезгә ихтирам күрсәтергә тырышкан һәркемгә рәхмәт, ялгы-зыбызны гына калдырмыйлар. Ә алтын туй көнендә безне Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәнүс Камалов, мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Алар район башлыгы Фаил Камаевтан Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырдылар. Безгә бик күңелле булды, - диде Нәсимә Нигъмәтҗановна.

- Без шатлык һәм кайгы, бәхет һәм бәла-казаларны урталай бүлешәбез, - диде гаилә башлыгы саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев