Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Тәмле булсын!

Куертылган сөттән ясалган вак шарчыклар

Сез моны һичшиксез пешереп карарга тиешсез. Чөнки аларны пешерү тиз һәм җайлы. Ә иң мөһиме, алар искиткеч тәмле килеп чыга.

Бу шарчыкларны әзерләү өчен безгә бары тик бер банка куертылган сөт, ике йомырка, чеметеп кенә тоз һәм пычак очында гына сода, он кирәк булачак.

Йомырканы туглыйбыз, аңа куертылган сөтне салабыз, сода белән тозны өстибез. Онны камыр күпме ала, шуның кадәр салабыз. Камыр каты булмаска тиеш. Хәзер инде кечкенә түгәрәкләр ясыйбыз, зур булсалар, ярылырга мөмкин.

Әзер шарчыкларны көнбагыш маенда кыздырасы гына кала. Табынга чыгарганда өстенә шикәр оны сибәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев