“Җайлы” салат
Рамазан аенда авыз ачканда менә бу тәмле салатны ясарга мөмкин.
Кирәк була:
- бер бәйләм яшел салат яфраклары
- 8-10 данә финик
- 150 г сыр
- бер уч әстерхан чикләвеге
- ярты әфлисун
- ярты лимон
- чирек бал кашыгы горчица
- чирек бал кашыгы бал
- 2-3 кашык зәйтүн мае
- тәменчә тоз.
Тәлинкәгә салат яфракларын тезәргә. Өстенә төше алынган финикларны, туралган сырны, чикләвекне салырга. Әфлисун һәм лимонның согын сыгып, сокка горчица, бал, май, тоз салып болгатырга һәм салат өстенә агызырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев