«Медовик» торты рецепты
Табын яме

«Медовик» торты рецепты

Пешергән ризыкларыгыз тәмле, өйләрегез ямьле булсын!

  1. Зур савытка 150гр сыер мае (сливочное масло), 150 гр шикәр комы, 4 кашык бал салып, кайнап торган су өстендә эретәбез.
  2. Әлеге масса суынгач, 4 йомырка, 1 чәй калагы уксус белән сүндерелгән сода һәм 2 стакан он салып болгатып, кабат газ плитәсенә куябыз, әзрәк аксыл төскә керә башлаганчы утта тотабыз.
  3. Кирәкле төскә кергәч, савытны алып 4 стакан он (бәлки күбрәе яки әзрәктер, онына карый) салып камыр басабыз.
  4. Өлешләргә бүлеп җәеп, сыек май белән майланган табага салып духовкада пешерәбез.
  5. Пешкән коржларны крем белән сылыйбыз. Тортның өстен күңелегез теләгәнчә бизи аласыз.

    Крем өчен 1 банка гади + 1 банка вареная сгущенка һәм сыер мае (сливочное масло ) кулланырга ярый.

Нет комментариев