Кнәз мәктәбенең «Беренчеләр» активистлары балалар өчен әдәби чара оештырды
Милли тәрбия

Кнәз мәктәбенең «Беренчеләр» активистлары балалар өчен әдәби чара оештырды

«Идел буе халыкларының мәдәни мирасын саклау» проекты кысаларында Кнәз мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Абдулла Алиш әкиятләренә багышланган әдәби чара оештырды. Бу очрашу китаплар белән танышу гына түгел, ә өлкән абый-апаларның нәниләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен җиткерүче чын буыннар арасындагы җылы күперенә әверелде.

Абдулла Алишның әкиятләре һәр бала өчен аңлаешлы һәм якын, чөнки андагы игелек һәм гаделлек үрнәк алырлык гамәлләр аша тасвирлана.

Чараның иң истәлекле өлеше — бергәләп башкарылган коллектив-иҗади эш булды. Балалар һәм активистлар язучының әкиятләре буенча зур плакат ясадылар. Нәтиҗәдә гади бер рәсем түгел, ә һәр элементы гаделлек, кайгыртучанлык һәм традицияләргә хөрмәтне чагылдырган игелекле гамәлләрнең чын картасы барлыкка килде.


Нет комментариев