Түбән Камада Яңа медиа фестивалендә Тукай районының видеопроекты иң яхшылар исемлегенә керде
Тукай районы мәгълүмат үзәге журналистларының «Люди в кадре» видеопроекты Түбән Камада узган «Кама бризы» x Яңа медиа республика фестивалендә зур уңышка иреште. Конкурс жюрие безнең делегация эшен югары бәяләде — проект иң күп көндәшлек булган «Вируслы ролик» номинациясендә бүләккә һәм 10 мең сумлык акчалата призка лаек дип табылды.