Яңа Бүләк авыл җирлегендә яшәүчеләр «Күп йөрү һәм хәрәкәтләнү — озак яшәү дигән сүз!» девизы астында сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуга юнәлтелгән актив спорт чарасы оештырдылар.
Мондый чаралар җирле халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур роль уйный. Очрашуда катнашучылар спорт белән шөгыльләнүнең һәрвакыт яшьлекне һәм дәртне сакларга ярдәм итүен үз үрнәкләрендә күрсәттеләр.
«Сәламәт булыгыз, дуслар, спорт белән шөгыльләнегез, үз сәламәтлегегезне һәм иммунитетыгызны ныгытыгыз!» — дип мөрәҗәгать итә оештыручылар авыл халкына.
Нет комментариев