Яңа Бүләк авылында халкыбызның күркәм бәйрәме — «Сөмбелә» уңыш бәйрәме гөрләде. Җирле үзешчәннәр оештырган бу чара авылдашларны бер табын артына берләштерде, көзге байлыкны барлады һәм барлык катнашучыларга онытылмаслык җылы атмосфера бүләк итте.
Бәйрәмнең төп бизәге булып үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар әзерләгән көзге күргәзмә торды. Бәйрәм өстәле төрле төстәге яфраклар һәм быелгы кыр-бакчалардан җыелган мул уңыш белән искиткеч итеп бизәлгән иде. Чара барышында хуҗабикәләр үзләренең осталыкларын күрсәтеп, кышка әзерләнгән тәмле салатларның серләре, гаилә рецептлары белән уртаклаштылар.
Көз аеның гүзәллеге, шагыйрьләр җырлап туймаган бу матур ел фасылы турындагы җылы сүзләрдән соң, очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Авылдашлар китергән күчтәнәчләр һәм яңа тотылган балыктан пешерелгән кайнар уха белән сыйландылар.
Бәйрәм ахырында оештыручылар һәр узуган мизгелнең кадерле булуын искәртеп, барлык кунакларга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә иминлеге теләп калдылар.
Нет комментариев