Алмадан тәмле шарлотка пешерәбез
Табын яме

Алмадан тәмле шарлотка пешерәбез

Кирәк булачак: 6-8 уртача күләмле алма, 9 аш кашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 йоырка, аш серкәсе белән сүндерелгән бер бал кашыгы сода, аз гына ванилин һәм корица салырга була.

Бер савытка 3 йомырканы сытабыз, аның өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап күбекләнгәнче болгатабыз. Килеп чыккан катнашма өстенә сыек май һәм 1стакан он, сода салып болгатабыз. Тәм бирү өчен чеметем генә ванилин белән корица сала аласыз. Әлеге катнашмага алма чистартып турыйбыз һәм майлангантабага җәеп мичкә озатабыз. Шарлотка 10-15 минутта әзер була. Гадәттә, ул суынгачтәмле була, шуңа күрә табынга кайнар килеш чыгармаска кирәк.


Нет комментариев