Татарстанда +25 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Татарстанда +25 градуска кадәр җылыта

Бүген, 26 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы була, явым‑төшемнәр көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометүзәге хәбәр итә.

Җил көнбатыш һәм көньяк‑көнбатыштан 4–9 м/с белән исәчәк, төнлә урыны белән 12 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава +20…+25 °C кадәр җылыначак, төнлә температура +7…+12 °C кадәр төшәчәк.


Нет комментариев