Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Табын яме

Карлыганнан хуш исле кайнатма

Карлыганнар каралган чак. Хуҗабикәләргә карлыганнан бик тәмле кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.

Башта кәстрүлгә 1,5 бокал су салып, кайнатырга куегыз. Су кайнап чыккач, әкренләп 11 бокал шикәр комын өстәргә кирәк, иң мөһиме болгатырга онытмагыз. Шикәр тулысынча эрегәч, ширбәтне уртача утта якынча 15 минут кайнатыгыз.

Шул арада карлыганны блендер ярдәмендә изегез. Теләсәгез, аңа виктория яки кура җиләге дә кушарга мөмкин — кайнатманың тәме тагы да баеп китәчәк.

Әзер ширбәткә 18 бокал җиләк катнашмасын өстәгез. Катнашманы көчле утта кайнатып чыгарыгыз, төбе көймәсен өчен болгатып торырга кирәк булачак. Аннары утны киметеп, тагын 10–15 минут кайнатып алабыз.

Шуннан соң кайнар кайнатмага 20 бокал шикәр комы өстәгез. Утны сүндереп, шикәр тулысынча эреп беткәнче болгатып торыгыз. Әзер кайнатманы бераз суытып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев