Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика буенча Мусабай-Завод мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады

Күптән түгел генә Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә 122 кеше, шул исәптән 12 команда көч сынашты. Малайлар һәм кызлар үзләрен 100, 400, 800 метрга йөгерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү,...

Күптән түгел генә Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә 122 кеше, шул исәптән 12 команда көч сынашты.

Малайлар һәм кызлар үзләрен 100, 400, 800 метрга йөгерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү, өчле сикерү, туп ату, эстафета үтү кебек спорт төрләрендә сынап карады. Нәтиҗәдә 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында призлы өчлеккә Мусабай-Завод, Яңа поселогы һәм Иштирәк мәктәпләре укучылары чыкты. 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган категориядә беренче урынны шулай ук Мусабай-Завод авылы мәктәбе укучылары алды. Икенчедә - Бәтке, өченче урында - Яңа поселогы мәктәбе яшүсмерләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт җиңел атлетика